Үз хатынын аерып, башка хатынга ѳйләнүче һәркем зина кыла; һәм иреннән аерылган хатынга ѳйләнүче дә зина кыла.
Ә инде ѳйләнгәннәргә һәм кияүдәгеләргә мин түгел, Раббы әмер итә: хатын иреннән аерылмасын.
Әгәр аерыла икән, ул чакта ирсез торсын яки үз ире белән яңадан килешсен. Ир дә үз хатынын ташламасын.