Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Чѳнки кешеләрнең гаеп эшләрен кичерсәгез, Күктәге Атагыз сезнекен дә кичерер. Ләкин үзегез кичермәсәгез, сезнең дә яман эшләрегезне Күктәге Атагыз кичермәс. Сез ни ѳчен нәрсәнең дѳрес икәнлеген үзегез хәл итмисез? Дәгъвачың сине хаким янына алып барганда, аның белән юлда ук килешергә тырыш, юкса ул сине хаким алдына ирексезләп алып барыр, ә хаким сине җәзалаучыга тапшырыр, җәзалаучы исә тѳрмәгә ябар. Сиңа шуны әйтәм: бурычыңның актык тиененә кадәр биреп бетермичә, аннан чыкмассың.
Выбор основного перевода