Toggle navigation
Главная
Переводы Библии
Комментарии к Библии
Библейские словари и энциклопедии
Новости
Выбор основного перевода
Синодальный
Современный
Перевод РБО. Радостная Весть
Юбилейное издание (Свет на Востоке)
Перевод свящ. Леонида Лутковского
Церковнославянский перевод
Аварский (магӀарул мацӀ)
Азербайджанский (Azärbaycanca)
Башкирский (башҡорт теле)
Беларускі пераклад
Грузинский (ქართული ენა)
Казахский (қазақ тілі)
Кумыкский (къумукъ тил)
Осетинский (ирон æвзаг)
Таджикский (тоҷикӣ)
Татарский (татарча)
Туркменский (Türkmençe)
Узбекский (ўзбекча)
Український переклад І. Огієнка
Чеченский (нохчийн мотт)
Чувашский (чӑвашла)
American Standard
Biblia Tysiąclecia
Deutsche Luther
Ελληνική μετάφραση
King James
Română traducere
Tradução português
Traducción al español
Traduction française
Traduzione italiana
Türkçe çeviri
中文 汉译
Новый русский перевод МБО
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Сделайте выбор
Комментарии Баркли
Новая Женевская Учебная Библия
Толкование Златоуста
Учебная Библия МакАртура
Толкование Жана Кальвина
Комментарии МакДональда к Библии
Серия комментариев МакАртура
Толкование Мэтью Генри
Толковая Библия Лопухина
Толкование Далласской семинарии
Толкование Блаженного Феофилакта Болгарского
Новый Библейский Комментарий
Комментарии Давида Стерна к Новому Завету
Комментарии Сперджена
Синодальный
Современный
Перевод РБО. Радостная Весть
Юбилейное издание (Свет на Востоке)
Перевод свящ. Леонида Лутковского
Церковнославянский перевод
Аварский (магӀарул мацӀ)
Азербайджанский (Azärbaycanca)
Башкирский (башҡорт теле)
Беларускі пераклад
Грузинский (ქართული ენა)
Казахский (қазақ тілі)
Кумыкский (къумукъ тил)
Осетинский (ирон æвзаг)
Таджикский (тоҷикӣ)
Татарский (татарча)
Туркменский (Türkmençe)
Узбекский (ўзбекча)
Український переклад І. Огієнка
Чеченский (нохчийн мотт)
Чувашский (чӑвашла)
American Standard
Biblia Tysiąclecia
Deutsche Luther
Ελληνική μετάφραση
King James
Română traducere
Tradução português
Traducción al español
Traduction française
Traduzione italiana
Türkçe çeviri
中文 汉译
Новый русский перевод МБО
Выбор книги основного перевода
От Матфея
Яңа Гаһед
Яңа Гаһед
От Матфея
Яңа Гаһед
Книга От Матфея в переводе Татарский (татарча)
От Марка
Яңа Гаһед
Книга От Марка в переводе Татарский (татарча)
От Луки
Яңа Гаһед
Книга От Луки в переводе Татарский (татарча)
От Иоанна
Яңа Гаһед
Книга От Иоанна в переводе Татарский (татарча)
Деяния
Яңа Гаһед
Книга Деяния в переводе Татарский (татарча)
К Римлянам
Яңа Гаһед
Книга К Римлянам в переводе Татарский (татарча)
1. Коринфянам
Яңа Гаһед
Книга 1. Коринфянам в переводе Татарский (татарча)
2. Коринфянам
Яңа Гаһед
Книга 2. Коринфянам в переводе Татарский (татарча)
К Галатам
Яңа Гаһед
Книга К Галатам в переводе Татарский (татарча)
К Ефесянам
Яңа Гаһед
Книга К Ефесянам в переводе Татарский (татарча)
К Филиппийцам
Яңа Гаһед
Книга К Филиппийцам в переводе Татарский (татарча)
К Колоссянам
Яңа Гаһед
Книга К Колоссянам в переводе Татарский (татарча)
1. Фессалоникийцам
Яңа Гаһед
Книга 1. Фессалоникийцам в переводе Татарский (татарча)
2. Фессалоникийцам
Яңа Гаһед
Книга 2. Фессалоникийцам в переводе Татарский (татарча)
1. Тимофею
Яңа Гаһед
Книга 1. Тимофею в переводе Татарский (татарча)
2. Тимофею
Яңа Гаһед
Книга 2. Тимофею в переводе Татарский (татарча)
К Титу
Яңа Гаһед
Книга К Титу в переводе Татарский (татарча)
К Филимону
Яңа Гаһед
Книга К Филимону в переводе Татарский (татарча)
К Евреям
Яңа Гаһед
Книга К Евреям в переводе Татарский (татарча)
Иакова
Яңа Гаһед
Книга Иакова в переводе Татарский (татарча)
1. Петра
Яңа Гаһед
Книга 1. Петра в переводе Татарский (татарча)
2. Петра
Яңа Гаһед
Книга 2. Петра в переводе Татарский (татарча)
1. Иоанна
Яңа Гаһед
Книга 1. Иоанна в переводе Татарский (татарча)
2. Иоанна
Яңа Гаһед
Книга 2. Иоанна в переводе Татарский (татарча)
3. Иоанна
Яңа Гаһед
Книга 3. Иоанна в переводе Татарский (татарча)
Иуды
Яңа Гаһед
Книга Иуды в переводе Татарский (татарча)
Откровение
Яңа Гаһед
Книга Откровение в переводе Татарский (татарча)
← Предыдущая
От Матфея
Следующая →
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
Халык тѳркемнәрен күреп, Гайсә тауга менде. Ул утыргач, Аның янына шәкертләре килделәр.
2
Гайсә аларны ѳйрәтә башлады һәм әйтте:
3
– Рухи яктан фәкыйрьләр бәхетле,чѳнки Күкләр Патшалыгы аларныкы.
4
Хәсрәт кичерүчеләр бәхетле,чѳнки Аллаһы аларны юатыр.
5
Юашлар бәхетле,чѳнки Аллаһы аларга җир ѳстеннән хакимлек итәргә бирер.
6
Тәкъвалыкка ачыккан һәм сусаган кешеләр бәхетле,чѳнки Аллаһы аларның ул теләген үтәр.
7
Шәфкатьлеләр бәхетле,чѳнки аларга шәфкать күрсәтелер.
8
Саф күңеллеләр бәхетле,чѳнки алар Аллаһыны күрерләр.
9
Татулык урнаштыручылар бәхетле,чѳнки Аллаһы аларны Үзенең балалары дип атар.
10
Тәкъва булганнары ѳчен эзәрлекләнгәннәр бәхетле,чѳнки Күкләр Патшалыгы аларныкы.
11
Кешеләр сезне Минем аркада хурлаганда, эзәрлекләгәндә һәм сезгә каршы тѳрле явызлык эшләгәндә, сез бәхетле.
12
Шатланыгыз һәм куаныгыз! Күкләрдә сезнең әҗерегез зур булачак. Чѳнки сезгә кадәр яшәгән пәйгамбәрләрне дә шулай эзәрлекләделәр.
13
Сез – җир тозы. Әгәр тоз үз тәмен югалтса, аңа ничек тәм кертерсең? Ул, чыгарып ташланып, кешеләрнең таптавыннан башка һичнәрсәгә дә яраклы булмас.
14
Сез – дѳнья ѳчен яктылык. Тау башындагы шәһәр күренми кала алмас.
15
Шулай ук шәмне яндыргач, аны чүлмәк астына куймыйлар, бәлки шәмдәлгә утырталар, һәм ул ѳйдәгеләрнең барысы ѳчен дә яктырта.
16
Сезнең яхшы эшләрегезне күреп, Күктәге Атагызны данласыннар ѳчен, сезнең яктылыгыгыз да кешеләр алдында шулай балкысын.
17
Минем хакта, Муса канунын яки пәйгамбәрләр язганнарны юкка чыгарырга килгән, дип уйламагыз. Мин юкка чыгарырга дип түгел, бәлки башкарырга дип килдем!
18
Сезгә хак сүз әйтәм: җир һәм күк юкка чыкканчы, канунның бер генә сызыгы да юкка чыкмаячак: барысы да тормышка ашырылачак!
19
Шулай итеп, кем дә кем бу иң кечкенә әмерләрнең дә берәрсен бозып, кешеләрне шуңа ѳйрәтсә, ул кеше Күкләр Патшалыгында иң түбән кеше дип аталыр. Ә кем аларны үтәп, башкаларны да үтәргә ѳйрәтсә, ул кеше Күкләр Патшалыгында бѳек булыр.
20
Чѳнки сезгә әйтәм: тәкъвалыгыгыз фарисейләрнекеннән һәм канунчыларныкыннан ѳстен булмаса, Күкләр Патшалыгына кермәячәксез.
21
Сезнең ата-бабаларыгызга: «Үтермә! Кеше үтерүче Аллаһы тарафыннан хѳкем ителәчәк», – диелгәнне сез ишеттегез.
22
Ә Мин сезгә әйтәм: туганына ачу тотучы хѳкем ителүгә лаек, туганына: «Яраксыз», – дип әйтүче исә Югары киңәшмә алдында җавапка тартылуга, ә инде «Ахмак», – дип әйтүче җәһәннәм утына лаек.
23
Шуңа күрә, әгәр Аллаһыга бүләк алып барганда, корбан китерү урынында туганыңның сиңа каршы берәр нәрсәсе булуы исеңә тѳшсә,
24
бүләгеңне корбан китерү урыны алдында калдырып торып, башта туганың белән татулаш, аннан соң гына кире килеп, бүләгеңне бир.
25
Берәү синең белән дәгъвалашып, сине хакимгә алып барса, юлда барганда, әле вакыт бар чакта, дәгъвалы эшне җайга сал. Югыйсә, гаепләүчең сине хакимгә китерер, хаким зиндан хезмәтчесенә тапшырыр, һәм сине зинданга ябарлар.
26
Сиңа хак сүз әйтәм: бурычыңның актык тиененә кадәр биреп бетермичә, аннан чыкмассың.
27
«Зина кылма», – дип ата-бабаларга әйтелгәнне сез ишеттегез.
28
Ә Мин сезгә әйтәм: хатын-кызга җенси теләк белән караучы күңеленнән инде зина кылган була.
29
Әгәр сине уң күзең гѳнаһка тѳшерсә, аны умырып алып, читкә ташла! Бѳтен тәнең җәһәннәмгә ташлануга караганда, бер әгъзаңны югалтуың синең ѳчен яхшырак булыр.
30
Әгәр сине уң кулың гѳнаһка тѳшерсә, аны чабып, читкә ташла! Синең бѳтен тәнең җәһәннәмгә ташлануга караганда, бер әгъзаңны югалтуың синең ѳчен яхшырак булыр.
31
Ата-бабаларыгызга: «Берәрсе хатынын аерып җибәрә икән, аңа аерылышу кәгазе бирсен», – дип әйтелгән иде.
32
Ә Мин сезгә әйтәм: әгәр ир кеше, хатынының зина кылу сәбәбе булмый торып, аның белән аерылышса, ул хатынын зина кылуга этәрә. Һәм аерылган хатынга ѳйләнгән кеше дә зина кыла.
33
Ата-бабаларга: «Ялган ант итмә! Раббы каршында биргән антыңны үтә», – дип әйтелгәнне дә сез ишеттегез.
34
Ә Мин сезгә әйтәм: бѳтенләй дә ант итмә! Күк белән дә ант итмә, чѳнки ул – Аллаһының тәхете.
35
Җир белән дә ант итмә, чѳнки ул – Аллаһының аяк басу урыны. Иерусалим белән дә ант итмә, чѳнки ул – бѳек Патшаның шәһәре.
Параллельные места
Отсутствуют
36
Башың белән дә ант итмә, чѳнки чәчеңнең бер бѳртеген генә дә ак яки кара итә алмыйсың.
37
Сезнең «Әйе» дигән сүзегез – «Әйе» булсын, «Юк» – «Юк» булсын. Шуннан артык һәммәсе шайтаннан була.
38
Ата-бабаларга: «Күзгә – күз» һәм «тешкә – теш» диелгәнне сез ишеттегез.
39
Ә Мин сезгә әйтәм: үзеңә явызлык кылучыга каршы килмә. Уң яңагыңа суккан кешегә сул яңагыңны да куй.
40
Берәрсе сине хѳкемгә тартып, күлмәгеңне алырга теләсә, аңа ѳс киемеңне дә бир.
41
Берәрсе сине бер ара җир үтәргә мәҗбүр итсә, аның белән ике ара үт.
42
Синнән сораучыга бир һәм бурычка алырга теләүчене буш итмә.
43
Ата-бабаларга: «Якыныңны ярат, дошманыңны нәфрәт ит!» – дип әйтелгәнне сез ишеттегез.
44
Ә Мин сезгә әйтәм: дошманнарыгызны яратыгыз һәм сезне эзәрлекләүчеләр ѳчен дога кылыгыз.
45
Шулай эшләп, сез Күктәге Атагызның балалары булуыгызны күрсәтерсез. Чѳнки Аллаһы кояшын рәхимлеләр ѳчен дә, явызлар ѳчен дә чыгара һәм яңгырын гаделләргә дә, гаделсезләргә дә яудыра.
46
Әгәр сез үзегезне яратучыларны гына яратсагыз, ул чакта Аллаһы сезгә ни ѳчен әҗер бирер? Салым җыючылар да шулай итәләр түгелме соң?
47
Һәм сез дусларыгыз белән генә сәламләшсәгез, искитәрлек ни эшләгән буласыз? Мәҗүсиләр дә шулай эшләмиме соң?
48
Шулай булгач, Күктәге Атагыз камил булган кебек, сез дә шулай камил булыгыз.
← Предыдущая
От Матфея
Следующая →
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
Выбор основного перевода
Синодальный
Современный
Перевод РБО. Радостная Весть
Юбилейное издание (Свет на Востоке)
Перевод свящ. Леонида Лутковского
Церковнославянский перевод
Аварский (магӀарул мацӀ)
Азербайджанский (Azärbaycanca)
Башкирский (башҡорт теле)
Беларускі пераклад
Грузинский (ქართული ენა)
Казахский (қазақ тілі)
Кумыкский (къумукъ тил)
Осетинский (ирон æвзаг)
Таджикский (тоҷикӣ)
Татарский (татарча)
Туркменский (Türkmençe)
Узбекский (ўзбекча)
Український переклад І. Огієнка
Чеченский (нохчийн мотт)
Чувашский (чӑвашла)
American Standard
Biblia Tysiąclecia
Deutsche Luther
Ελληνική μετάφραση
King James
Română traducere
Tradução português
Traducción al español
Traduction française
Traduzione italiana
Türkçe çeviri
中文 汉译
Новый русский перевод МБО