Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Кешеләр алдында тәкъва эшләрегезне күрсәтү максаты белән эшләүдән сакланыгыз. Югыйсә Күктәге Атагыздан әҗер алмассыз. Шуңа күрә, сәдака биргәндә, ул хакта быргы кычкыртма. Кешеләр аларга мактау яудырсын дип, монафикълар гыйбадәтханәләрдә һәм урамнарда шулай эшлиләр. Сезгә хак сүз әйтәм: алар тулысынча әҗерләрен алдылар. Ләкин син фәкыйрьгә ярдәм итәсең икән, ярдәмең яшертен рәвештә эшләнсен ѳчен, сул кулың уң кулыңның ни эшләгәнен белмәсен. Һәм яшертен эшләнгән һәммә эшләрне күрүче Атаң сиңа әҗереңне бирер. Ләкин син фәкыйрьгә ярдәм итәсең икән, ярдәмең яшертен рәвештә эшләнсен ѳчен, сул кулың уң кулыңның ни эшләгәнен белмәсен. Һәм яшертен эшләнгән һәммә эшләрне күрүче Атаң сиңа әҗереңне бирер. Дога кылганда монафикъларча булмагыз. Алар, барысы да күрсен дип, гыйбадәтханәләрдә һәм юл чатында басып дога кылырга яраталар. Сезгә хак сүз әйтәм: алар тулысынча әҗерләрен алдылар. Ә син, дога кылганда, бүлмәңә кереп, артыңнан ишегеңне яп һәм күзгә күренмәгән Атаңа дога кыл. Һәм яшертен эшләнгән һәммә эшләрне күрүче Атаң сиңа әҗереңне бирер. Дога кылганда, мәҗүсиләр кебек, буш сүзләр әйтмәгез. Алар, догаларыбызда күп сүзләр әйтсәк, илаһларыбыз безне ишетер, дип уйлыйлар. Барлык яһүдләр кебек үк, фарисейләр, гадәткә кертелгәнчә, ата-бабадан килгән йолаларны үтәп, кулларын юмыйча ашарга утырмыйлар. Базардан кайту белән дә юынмыйча ашарга утырмыйлар. Һәм бик күп башка нәрсәләрне, мәсәлән, касәләрне, чүлмәкләрне, бакырдан эшләнгән савытларны юуга караган күрсәтмәләрне үтиләр. Әмма Раббы аңа әйтте:– Әйе, сез, фарисейләр, савыт-сабагызның тышкы ягын чистартасыз, ә үзегезнең эчегез комсызлык һәм явызлык белән тулы. мин – туып, җиде кѳн үткәч, сѳннәткә утыртылган, Исраил халкыннан, Биньямин кабиләсеннән, еврей ата-анадан туган еврей, яһүдләр канунына мѳнәсәбәтем буенча фарисей. Бар гайрәтем Мәсих бердәмлеген эзәрлекләүгә юнәлгән иде. Ә инде канун таләпләрен үтәү аша булган тәкъвалыкка килгәндә, миңа бәйләнер урын юк иде. Әмма хәзер исә минем ѳчен табышлы булганнарны Мәсих хакына югалту дип саныйм.
Выбор основного перевода