Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Бу әмернең максаты исә – саф йѳрәктән һәм саф вѳҗданнан, риясыз иманнан килгән мәхәббәт. Сафлар ѳчен барысы да саф, әмма бозык һәм имансыз кешеләр ѳчен бернинди саф нәрсә юк, чѳнки аларның акыллары һәм вѳҗданнары бозык. Алар, Аллаһыны беләбез, дип ышандыралар, әмма эшләре белән Аннан ваз кичәләр. Алар әшәке, тыңлаусыз һәм һәрбер игелекле эш ѳчен файдасыз. Сѳеклеләрем, без хәзер Аллаһы балалары, әмма безнең нәрсә булачагыбыз әле ачылмады. Беләбез: Гайсә килгәндә без Аңа охшаулы булырбыз, чѳнки чынлыкта Ул ничек булса, без Аны шулай итеп күрербез. Һәм шушы ѳметен Аңа баглаган һәркем, Мәсих пакь булган кебек, үзен даими рәвештә пакьләндерә. Алар Аның йѳзен күрәчәкләр, һәм Аның исеме аларның маңгайларында булачак.
Выбор основного перевода