Гайсә янына фарисейләр килгәч, Аны сынарга теләп, сорадылар:– Ир кешегә хатынын һәртѳрле сәбәптән аерып җибәрергә канун рѳхсәт итәме?
– Кешеләрне бар иткәндә, Булдыручы баштан ук «аларны ир һәм хатын итеп бар итте», – дигәнне сез укымадыгызмыни? – дип сорады Гайсә. –
Һәм Аллаһы әйткән: «Шуңа күрә, ир кеше, атасын һәм анасын калдырып, хатынына кушылыр һәм икесе дә бер тән булыр».
Шулай итеп, алар инде ике кеше түгел, ә бер бѳтен. Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын.
– Ә нигә соң Муса, кеше хатынын аерып җибәргәндә, аңа аерылышу кәгазен бирергә тиеш, дип боерган? – диделәр алар.
– Ул сезгә күңелләрегез каты булганга күрә аерылышырга рѳхсәт биргән. Башта алай түгел иде, – диде Гайсә. –
Сезгә әйтәм: ир кеше, зина кылу сәбәбе булмый торып, хатыны белән аерылыша һәм башкага ѳйләнә икән, ул зина кыла.
– Ир кеше, хатыны белән аерылышып, башкага ѳйләнә икән, ул чакта хатынына каршы зина кыла, – диде Гайсә. –
Шулай ук, хатын кеше дә, иреннән аерылып, башкага кияүгә чыкса, иренә каршы зина кыла.