– Сез ялгышасыз, чѳнки Изге язманы да, Аллаһы кодрәтен дә белмисез, – дип җавап бирде Гайсә.
– Үлгәннәр терелеп торганда, алар ѳйләнмәячәкләр дә, кияүгә дә чыкмаячаклар. Алар күктәге фәрештәләрдәй булачаклар.
Ә үлгәннәрнең терелеп тору мәсьәләсенә кагылсак, Аллаһының әйткәннәрен сез укымадыгызмыни?
Ул әйткән: «Мин – Ибраһим Аллаһысы, Исхак Аллаһысы һәм Ягъкуб Аллаһысы». Аллаһы – үлеләр Аллаһысы түгел, бәлки тереләр Аллаһысы.
Гайсәне тыңлаган халык Аның тәгълиматына таң калды.
Гайсәнең саддукейларны эндәшмәслек итүен ишеткәч, фарисейләр бергә җыелдылар.
Аларның берсе, канунчы, Аны сүзендә эләктерү нияте белән сорады:
– Остаз, канунда кайсы әмер иң мѳһиме?
– «Раббы Аллаһыңны бѳтен йѳрәгең, бѳтен җаның һәм бѳтен акылың белән ярат», – диде Гайсә. –
Бу – беренче һәм иң мѳһим әмер.
Икенчесе дә шундый ук: «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат».
Бѳтен Муса кануны һәм пәйгамбәрләр шушы ике әмергә нигезләнгәннәр.