Һәр баш рухани, кешеләр арасыннан сайланып, Аллаһыга хезмәт итү ѳчен кешеләрнең вәкиле итеп куела; һәм ул, кешеләрнең гѳнаһлары ѳчен, Аллаһыга бүләк вә корбаннар бирә.
Андый баш рухани белмәүчеләрне дә, туры юлдан тайпылучыларны да аңлый ала, чѳнки ул үзе дә кѳчсез бер бәндә генәдер.