Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Кайгы сезгә, сукыр юлбашчылар! Сез: «Аллаһы Йорты белән ант иткәннең анты бернигә дә тормый, ә Аллаһы Йортының алтыны белән ант итсә, ул аны үтәргә тиеш», – дип ѳйрәтәсез. Сукыр ахмаклар! Кайсысы мѳһимрәк: алтынмы әллә алтынны изге итүче Аллаһы Йортымы? Һәм тагын әйтәсез: «Корбан китерү урыны белән ант иткәннең анты бернигә дә тормый, ә корбан китерү урынындагы бүләк белән ант итсә, ул аны үтәргә тиеш». Сукырлар! Кайсысы мѳһимрәк: бүләкме, әллә бүләкне изге итүче корбан китерү урынымы? Шуңа күрә, корбан китерү урыны белән ант итүче кеше аның белән дә, аның ѳстендәге бѳтен нәрсә белән дә ант иткән була. Һәм Аллаһы Йорты белән ант итүче кеше аның белән дә, аның эчендә Яшәүче белән дә ант иткән була. Күк белән ант иткән кеше Аллаһы тәхете белән һәм анда Утыручы белән ант иткән була. «Күк – Минем тәхетем, Ә җир – Минем аяк астым, – ди Раббы. – Нинди йорт сала аласыз сез Миңа? Нинди Минем яши торган урыным? Иң элек, имандашларым, ант итмәгез; күк-җир белән дә, я башка нәрсә белән дә ант итмәгез. Аллаһы хѳкеменә дучар булмас ѳчен, сезнең «Әйе» – «Әйе» булсын, «Юк» – «Юк» булсын.
Выбор основного перевода