Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Гайсә үзләрен тәкъва дип хисаплаучы һәм башкаларны түбәнсетүче кайберәүләргә бу гыйбрәтле хикәяне сѳйләде: – Ике кеше дога кылу ѳчен Аллаһы Йортына кергән: берсе фарисей, ә икенчесе салым җыючы булган. Фарисей, торып, болай дип дога кылган: «Йа Аллаһы! Мин моның ѳчен Сиңа рәхмәт белдерәм: мин башкалар кебек талаучы да, алдакчы да, зина кылучы да, яки менә бу салым җыючы кебек тә түгел. Атнага ике тапкыр ураза тотам, табышымның унынчы ѳлешен Сиңа бирәм». Салым җыючы исә читтәрәк басып торган һәм күзләрен күтәреп күккә карарга да батырчылык итмәгән; әмма күкрәгенә суга-суга: «Йа Аллаһы! Мин гѳнаһлыга мәрхәмәтле бул!» – дигән. Сезгә әйтәм: тегесе түгел, бәлки монысы Аллаһы алдында акланган хәлдә үз ѳенә кайтып киткән; чѳнки, үзен-үзе күтәрүче һәркем түбәнсетелер; ә үзен-үзе түбәнсетүче күтәрелер. Гайсә исә аларга әйтте:– Мин – тормыш икмәге: Минем янга килүче һичкайчан ачыкмас, Миңа иман китерүче һичкайчан сусамас. Алар һичкайчан ачыкмаслар, һичкайчан сусамаслар. Аларны кояш та, эсселек тә кѳйдермәс. Чѳнки тәхет уртасындагы Бәрән аларга Кѳтүче булачак, Аларны тереклек суы чишмәләренә алып барачак. Аллаһы аларның һәр күз яшен сѳртәчәк».
Выбор основного перевода