Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Сезнең ата-бабаларыгыз эзәрлекләмәгән берәр пәйгамбәр калдымы икән? Алар Хак Затның киләчәген алдан хәбәр итүчеләрне үтергәннәр, ә хәзер сез Аның Үзенә хыянәт иттегез һәм Аны үтердегез. Яһүдләр Раббы Гайсәне һәм пәйгамбәрләрне үтергәннәр, безне куып җибәрделәр. Алар Аллаһыга да мәгъкуль түгел, бар кешеләргә дә каршы. Алар иман белән патшалыкларны буйсындырдылар, гаделлек урнаштырдылар, вәгъдә ителгәнгә ирештеләр. Арысланнарның авызларын яптылар, ярсулы утны сүндерделәр, кылычтан котылып калдылар. Аларның кѳчсезлеге кѳчкә әйләнде, сугышта алар куәтле булдылар һәм чит ил гаскәрләрен качарга мәҗбүр иттеләр. Кайбер хатыннар үлгән якыннарын тере килеш кире алдылар. Бүтәннәре, үледән әйбәтрәк терелүгә ирешү ѳчен, азат ителүдән баш тартып, җәзаландылар. Кайберәүләрне мыскыл иттеләр, аларны камчы белән кыйнадылар, кайберләренә хәтта богау кигезелде, алар тѳрмәләргә ябылды. Аларны ташлар атып үтерделәр, гәүдәләрен пычкы белән урталай кистеләр, кылычтан үткәрделәр. Алар сарык вә кәҗә тиреләренә тѳренеп йѳрделәр, башлары мохтаҗлыктан чыкмады, аларны эзәрлекләделәр, кыйнадылар. Дѳнья бу затларга лаек түгел иде. Алар чүлләрдә, тауларда, мәгарәләрдә, упкыннарда каңгырып йѳрде. Имандашлар, Раббы исеменнән сѳйләгән пәйгамбәрләрнең газаплануларыннан һәм түземлелекләреннән үрнәк алыгыз.
Выбор основного перевода