Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Сукырлар янә күрә, аксаклар йѳри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелеп тора һәм фәкыйрьләргә Яхшы хәбәр игълан ителә. Моны күреп, Гайсәнең ачуы килде һәм Ул шәкертләренә әйтте:– Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез, аларга комачауламагыз, чѳнки Аллаһы Патшалыгы менә шундыйларныкы. «Раббының Рухы Минем ѳстемдә,Чѳнки Ул Мине майлап махсус эшкә сайлады.Ул Мине фәкыйрьләргә Яхшы хәбәрне $җиткерергә,Әсирләргә – азатлык, сукырларга – күрә башлауны игълан итәргә,Җәберләнгәннәрне иреккә чыгарырга,Раббының шәфкать күрсәтә торган елын хәбәр итәргә җибәрде». Һәм, Атам Миңа биргән кебек, Мин дә сезгә патшалык итү хокукын бирәм. Тыңлагыз, сѳекле имандашларым! Аллаһы иманга бай булырга һәм Үзен яратучыларга Үзе вәгъдә иткән Патшалыкны кабул итәргә дѳнья күзлегеннән караганда ярлы булып күренгәннәрне сайлады түгелме?
Выбор основного перевода