Гайсә исә әйтте:– Йа, Ата! Аларны кичер, чѳнки алар нәрсә эшләүләрен белмиләр.]Гаскәриләр исә, жирәбә салышып, Аның киемнәрен бүлештеләр.
тезләренә егылып, кѳчле тавыш белән: – Раббым! Бу эшне аларга гѳнаһ дип санама, – диде һәм җан бирде.
Сезне эзәрлекләүчеләргә Аллаһыдан фатиха сорагыз; аларга каргыш түгел, бәлки фатиха сорагыз.
Киресенчә, Изге язмада язылганча, «Дошманың ач булса, аны ашат; әгәр сусаган булса, эчер. Бу игелегеңне эшләп, син аның башына утлы күмер ѳясең».
Һәм үз кулларыбыз белән авыр хезмәт башкарып кѳн күрәбез. Безгә ләгънәт укыйлар – без фатиха бирәбез; безне эзәрлеклиләр – без түзәбез.
Мыскыл ителгән вакытта Ул Үзе мыскыл итмәде; газап чиккәндә янап куркытмады, бәлки Үзен гадел Хѳкем итүчегә тапшырды.