Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
– Ә сезгә, мине тыңлаучыларга, әйтәм: дошманнарыгызны яратыгыз, сезне нәфрәт итүчеләргә яхшылык эшләгез, сезне каргаучыларны фатихалагыз һәм үзегезне рәнҗетүчеләр ѳчен дога кылыгыз. Бер яңагыңа суккан кешегә икенче яңагыңны да куй, ѳс киемеңне тартып алучы кешегә күлмәгеңне дә тартып алырга комачаулама. Үзеңнән сораучы һәр кешегә бир, һәм синекен алган кешедән кире сорама. Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләвен теләсәгез, кешеләргә шуны эшләгез. Үзегезне яратучыларны гына яратсагыз, нәрсә ѳчен сезгә рәхмәт әйтергә? Үзләрен яратучыларны гѳнаһлылар да яраталар. Үзегезгә яхшылык кылучыларга гына яхшылык эшләсәгез, нәрсә ѳчен сезгә рәхмәт әйтергә? Гѳнаһлылар да шулай эшлиләр. Бурычка биргәндә, кире алырмын дип уйлап бирсәгез, нәрсә ѳчен сезгә рәхмәт әйтергә? Гѳнаһлылар да башка гѳнаһлыларга бурычка биргәндә: «Шулкадәр үк кайтарып алырмын», – дип уйлап бирәләр. Ә сез, киресенчә, дошманнарыгызны яратыгыз, аларга яхшылык эшләгез, кире алырмын дип ѳметләнмичә бурычка бирегез. Шулай эшләсәгез, сезгә әҗер зур булыр һәм сез Аллаһы Тәгаләнең балалары булырсыз. Чѳнки Ул яхшылыкның кадерен белмәүчеләргә һәм явызларга да миһербанлы. Атагыз шәфкатьле булган кебек, сез дә шәфкатьле булыгыз. Гайсә шулай дигәч, Аның янында торган тәртип саклаучыларның берсе, Аның яңагына сугып:– Иң баш руханига Син шулай җавап бирәсеңме? – диде. Гайсә аңа:– Мин ялган сѳйләгән булсам, ялган икәнен исбат ит, ә дѳресен сѳйләгәнмен икән, нигә Миңа сугасың? – дип җавап бирде. Беркемгә дә яманлыкка каршы яманлык кылмагыз, киресенчә, барлык кешеләр алдында игелекле булган эшләр эшләргә тырышыгыз. Әй, сѳеклеләрем, үзегез үч алмагыз, бәлки Аллаһы ачуына урын калдырыгыз. Чѳнки Изге язмада болай язылган: «Үч алу – Минем эш, Үзем кайтарып бирәчәкмен, – ди Раббы». Яманлыкка үзеңне җиңәргә юл куйма, бәлки яманлыкны яхшылык белән җиң. Гаеп эш эшләгәндә кыйналган вакытта түземлек күрсәтәсез икән, моның ни мактанычы бар? Әмма инде игелек эшләп тә, михнәт чигәсез һәм шул чакта түземлек күрсәтәсез икән, менә моны Аллаһы хуш күрә. Яманлыкка яманлык белән яки ачулы сүзләргә ачулану белән җавап кайтармагыз. Киресенчә, фатиха бирегез, чѳнки сез фатиха кабул итәргә чакырылдыгыз.
Выбор основного перевода