Ул торды һәм шунда ук, ятагын алып, барысының күз алдында чыгып китте. Моңа бѳтенесе дә таң калдылар һәм Аллаһыны данлап әйттеләр:– Безнең мондый хәлне әле күргәнебез булмады!
Ул кеше шундук барысының күз алдында торды һәм, ятагын алып, Аллаһыны данлый-данлый, ѳенә кайтып китте.
Бу хәлдән соң, гыйбадәтханә башлыгы, Гайсәнең шимбә кѳнне савыктыруына ачуы килеп, халыкка әйтте:– Эшләү ѳчен атнада алты кѳн бар; чирләрегездән савыгу ѳчен шимбә кѳнне түгел, бәлки шул кѳннәрнең берсендә килегез.
Ә Гайсә лай ясап сукырның күзләрен ачкан кѳн – шимбә кѳн иде.