Аллаһы Үзенең Улын дѳньяны хѳкем итү ѳчен түгел, бәлки дѳнья Аның аша котылсын ѳчен, дѳньяга җибәрде.
Ата Улына хѳкем итү хокукын да бирде, чѳнки Ул – Адәм Улы.
Гайсә:– Мин бу дѳньяга, күрми торганнар – күрсен, ә күрә торганнар – сукырайсын дип, хѳкем итү ѳчен килдем, – дип әйтте.
Кем дә булса Минем сүзләремне ишетеп тә үтәми икән, аны хѳкем итмим, чѳнки Мин дѳньяны хѳкем итү ѳчен түгел, бәлки коткару ѳчен килдем.
Гайсә – тереләргә һәм үлеләргә Аллаһы тарафыннан билгеләп куелган хѳкем итүче Хаким. Гайсә безгә шушы хакта халыкка вәгазьләргә һәм шаһитлек итәргә боерык бирде.