Фарисейләр, моны күреп, Гайсәгә әйттеләр:– Кара, Синең шәкертләрең шимбә кѳн эшләргә ярамаганны эшлиләр!
Фарисейләр Аңа әйттеләр:– Кара, алар ни эшлиләр? Шимбә кѳнне болай эшләргә ярамый!
Кайбер фарисейләр исә аларга:– Ни ѳчен сез шимбә кѳнне эшләргә ярамаганны эшлисез? – диделәр.
Хатын Аңа:– Әфәндем! Миңа шул суны бирче, аннан мин сусамас идем һәм су алыр ѳчен монда килеп йѳрмәс идем, – диде.
– Бар, иреңне чакырып кил, – диде аңа Гайсә.
Муса кануны бозылмасын дип, шимбә кѳнне ир бала сѳннәткә утыртыла икән шимбә кѳнне бер кешене бѳтенләй савыктырганым ѳчен нигә Миңа ачуыгыз килә?
Кайбер фарисейләр исә:– Бу Кеше шимбә кѳнне тотмый, шуңа күрә Ул Аллаһыдан түгел, – дип әйттеләр.Ә башкалары:– Гѳнаһлы кеше мондый могҗизалы галәмәтләрне ничек эшли алсын? – диделәр. Һәм алар арасында бәхәс чыкты.