Яхъя пәйгамбәр Аның хакында шаһитлек биреп:– «Миннән соңрак Килүче миннән алга чыкты, чѳнки Ул миннән элек бар иде» дип сѳйләгәнем менә Шул инде, – дип кычкырып әйтте.
Мин моны күрдем һәм шаһитлек бирәм: Ул – Аллаһы Улы.
Ул, Гайсә Мәсих, Үзенең чумдырылуының суы һәм үлеменең каны белән килгән. Су белән генә түгел, бәлки су һәм кан белән килгән. Бу хакта Рух шаһитлек бирә, чѳнки Рух – хакыйкать ул.
Шаһитлек бирүче ѳчәү бар:
Рух, су һәм кан. Һәм ѳчесе дә бер үк шаһитлек бирәләр.
Без кешеләр шаһитлеген кабул итәбез, ә Аллаһының шаһитлеге бѳегрәк. Чѳнки бу – Аллаһы шаһитлеге: Ул Үзенең Улы хакында шаһитлек бирде.