Ата беркемне дә хѳкем итми, ә Үзен ихтирам иткән кебек, Улын да һәркем ихтирам итсен ѳчен, Ул бѳтен хѳкемне Улына тапшырды. Кем Улын ихтирам итми, шул Аны җибәргән Атаны да ихтирам итми.
Гайсә:– Мин бу дѳньяга, күрми торганнар – күрсен, ә күрә торганнар – сукырайсын дип, хѳкем итү ѳчен килдем, – дип әйтте.
Гайсә – тереләргә һәм үлеләргә Аллаһы тарафыннан билгеләп куелган хѳкем итүче Хаким. Гайсә безгә шушы хакта халыкка вәгазьләргә һәм шаһитлек итәргә боерык бирде.