Toggle navigation
Главная
Переводы Библии
Комментарии к Библии
Библейские словари и энциклопедии
Новости
Выбор основного перевода
Синодальный
Современный
Перевод РБО. Радостная Весть
Юбилейное издание (Свет на Востоке)
Перевод свящ. Леонида Лутковского
Церковнославянский перевод
Аварский (магӀарул мацӀ)
Азербайджанский (Azärbaycanca)
Башкирский (башҡорт теле)
Беларускі пераклад
Грузинский (ქართული ენა)
Казахский (қазақ тілі)
Кумыкский (къумукъ тил)
Осетинский (ирон æвзаг)
Таджикский (тоҷикӣ)
Татарский (татарча)
Туркменский (Türkmençe)
Узбекский (ўзбекча)
Український переклад І. Огієнка
Чеченский (нохчийн мотт)
Чувашский (чӑвашла)
American Standard
Biblia Tysiąclecia
Deutsche Luther
Ελληνική μετάφραση
King James
Română traducere
Tradução português
Traducción al español
Traduction française
Traduzione italiana
Türkçe çeviri
中文 汉译
Новый русский перевод МБО
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Сделайте выбор
Комментарии Баркли
Новая Женевская Учебная Библия
Толкование Златоуста
Учебная Библия МакАртура
Толкование Жана Кальвина
Комментарии МакДональда к Библии
Серия комментариев МакАртура
Толкование Мэтью Генри
Толковая Библия Лопухина
Толкование Далласской семинарии
Толкование Блаженного Феофилакта Болгарского
Новый Библейский Комментарий
Комментарии Давида Стерна к Новому Завету
Комментарии Сперджена
Синодальный
Современный
Перевод РБО. Радостная Весть
Юбилейное издание (Свет на Востоке)
Перевод свящ. Леонида Лутковского
Церковнославянский перевод
Аварский (магӀарул мацӀ)
Азербайджанский (Azärbaycanca)
Башкирский (башҡорт теле)
Беларускі пераклад
Грузинский (ქართული ენა)
Казахский (қазақ тілі)
Кумыкский (къумукъ тил)
Осетинский (ирон æвзаг)
Таджикский (тоҷикӣ)
Татарский (татарча)
Туркменский (Türkmençe)
Узбекский (ўзбекча)
Український переклад І. Огієнка
Чеченский (нохчийн мотт)
Чувашский (чӑвашла)
American Standard
Biblia Tysiąclecia
Deutsche Luther
Ελληνική μετάφραση
King James
Română traducere
Tradução português
Traducción al español
Traduction française
Traduzione italiana
Türkçe çeviri
中文 汉译
Новый русский перевод МБО
Выбор книги основного перевода
От Иоанна
Яңа Гаһед
Яңа Гаһед
От Матфея
Яңа Гаһед
Книга От Матфея в переводе Татарский (татарча)
От Марка
Яңа Гаһед
Книга От Марка в переводе Татарский (татарча)
От Луки
Яңа Гаһед
Книга От Луки в переводе Татарский (татарча)
От Иоанна
Яңа Гаһед
Книга От Иоанна в переводе Татарский (татарча)
Деяния
Яңа Гаһед
Книга Деяния в переводе Татарский (татарча)
К Римлянам
Яңа Гаһед
Книга К Римлянам в переводе Татарский (татарча)
1. Коринфянам
Яңа Гаһед
Книга 1. Коринфянам в переводе Татарский (татарча)
2. Коринфянам
Яңа Гаһед
Книга 2. Коринфянам в переводе Татарский (татарча)
К Галатам
Яңа Гаһед
Книга К Галатам в переводе Татарский (татарча)
К Ефесянам
Яңа Гаһед
Книга К Ефесянам в переводе Татарский (татарча)
К Филиппийцам
Яңа Гаһед
Книга К Филиппийцам в переводе Татарский (татарча)
К Колоссянам
Яңа Гаһед
Книга К Колоссянам в переводе Татарский (татарча)
1. Фессалоникийцам
Яңа Гаһед
Книга 1. Фессалоникийцам в переводе Татарский (татарча)
2. Фессалоникийцам
Яңа Гаһед
Книга 2. Фессалоникийцам в переводе Татарский (татарча)
1. Тимофею
Яңа Гаһед
Книга 1. Тимофею в переводе Татарский (татарча)
2. Тимофею
Яңа Гаһед
Книга 2. Тимофею в переводе Татарский (татарча)
К Титу
Яңа Гаһед
Книга К Титу в переводе Татарский (татарча)
К Филимону
Яңа Гаһед
Книга К Филимону в переводе Татарский (татарча)
К Евреям
Яңа Гаһед
Книга К Евреям в переводе Татарский (татарча)
Иакова
Яңа Гаһед
Книга Иакова в переводе Татарский (татарча)
1. Петра
Яңа Гаһед
Книга 1. Петра в переводе Татарский (татарча)
2. Петра
Яңа Гаһед
Книга 2. Петра в переводе Татарский (татарча)
1. Иоанна
Яңа Гаһед
Книга 1. Иоанна в переводе Татарский (татарча)
2. Иоанна
Яңа Гаһед
Книга 2. Иоанна в переводе Татарский (татарча)
3. Иоанна
Яңа Гаһед
Книга 3. Иоанна в переводе Татарский (татарча)
Иуды
Яңа Гаһед
Книга Иуды в переводе Татарский (татарча)
Откровение
Яңа Гаһед
Книга Откровение в переводе Татарский (татарча)
← Предыдущая
От Иоанна
Следующая →
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
1
Шуннан соң Гайсә, яһүдләрнең Аны үтерергә эзләгәнлекләре сәбәпле, Яһүдиядә йѳрергә теләмәде. Шуңа күрә Ул Гәлиләядә йѳрергә булды.
2
Яһүдләрнең Чатыр кору бәйрәме якынлаша иде, һәм
3
энеләре:– Гәлиләядән Яһүдиягә бар, Син эшләгән эшләрне шәкертләрең дә күрсен.
4
Әгәр кеше үзен танытырга тели икән, эшен яшерен рәвештә эшләми. Шундый эшләр эшлисең икән, Үзеңне дѳньяга күрсәт, – диделәр.
5
Аңа хәтта энеләре дә иман итмәделәр.
6
Гайсә аларга әйтте:– Минем вакыт әле килеп җитмәде, ә сезнең ѳчен һәркайчан вакыт.
7
Дѳнья сезгә нәфрәт белән карамый, ә Миңа нәфрәтен күрсәтә, чѳнки Мин эшләренең явыз булганлыгына һәрвакыт шаһитлек биреп торам.
8
Сез бәйрәмгә барыгыз, ә Мин бармыйм, чѳнки Минем вакыт әле җитмәде.
9
Ул аларга шулай диде һәм Гәлиләядә калды,
10
әмма, энеләре киткәч, яшерен рәвештә Үзе дә бәйрәмгә барды.
11
Яһүдләр исә:– Ул кайда икән? – дип, Аны бәйрәмдә эзләп йѳрделәр.
12
Аның хакында халык арасында күп сүзләр йѳрде. Кайберләре:– Ул яхшы Кеше, – диде, башкалары исә:– Юк, Ул халыкны аздыра, – дип сѳйләде.
13
Әмма, яһүдләрдән куркып, Аның хакында беркем дә ачык итеп сѳйләмәде.
14
Ә инде бәйрәм уртасында Гайсә Аллаһы Йортына кереп ѳйрәтә башлады.
15
Яһүдләр:– Бу Кеше каян белә икән, Ул бит укымаган? – дип гаҗәпләнделәр.
16
Гайсә аларга әйтте:– Минем ѳйрәтүем Үземнеке түгел, бәлки Мине Җибәрүченеке.
17
Аның ихтыярын башкарырга теләгән кеше бу ѳйрәтүнең Аллаһыданмы икәнен яки Үземнән генә сѳйлим микәнен белер.
18
Үз исеменнән сѳйләүче үзенә дан эзли, ә Үзен Җибәрүченең данын эзләүче эчкерсез һәм Аңарда ялган юк.
19
Муса сезгә канун бирде түгелме? Ә сезнең берегез дә аны үтәми. Ни ѳчен Мине үтерергә йѳрисез?
20
Кешеләр:– Сиңа җен кагылдымы әллә? Кем Сине үтерергә йѳри? – диделәр.
21
Гайсә сүзен дәвам итте:– Мин бер эш эшләдем һәм сез һәммәгез шуңа гаҗәпләнәсез.
22
Муса сезгә сѳннәт бирде, – гәрчә ул Мусадан түгел, бәлки аталардан килә, – шуңа күрә шимбә кѳнне ир баланы сѳннәткә утыртасыз.
23
Муса кануны бозылмасын дип, шимбә кѳнне ир бала сѳннәткә утыртыла икән шимбә кѳнне бер кешене бѳтенләй савыктырганым ѳчен нигә Миңа ачуыгыз килә?
24
Тышкы күренешкә генә карап хѳкем итмәгез, бәлки дѳрес хѳкем итегез.
25
Шунда кайбер иерусалимлылар бер-берсенә:– Бу әллә яһүдләрнең башлыклары үтерергә теләгән Кешеме?
26
Әнә Ул ачыктан-ачык сѳйли, ә алар Аңа бер сүз дә әйтмиләр: әллә Аны чыннан да Мәсих дип уйлыйлар микән?
27
Әмма, Мәсих килгәндә, Аның кайдан икәнлеген беркем дә белмәс. Без исә бу Кешенең кайдан икәнен беләбез, – диделәр.
28
Гайсә, Аллаһы Йортында ѳйрәткәндә, тавышын кѳчәйтеп, болай диде:– Сез Мине беләсез һәм кайдан икәнемне дә беләсез. Ләкин Мин Үземнән Үзем килмәдем, һәм Мине Җибәрүче хак. Сез Аны белмисез,
29
ә Мин Аны беләм, чѳнки Мин Аннан килдем, Мине Ул җибәрде.
30
Алар Гайсәне тотып алырга теләделәр, ләкин берсе дә Аңа кул тидермәде, чѳнки Аның вакыты килеп җитмәгән иде әле.
31
Халык арасында исә, күп кешеләр Аңа иман китерделәр һәм:– Мәсих килгәч, бу Зат күрсәткәннән дә күбрәк илаһи билгеләр күрсәтер микән? – диештеләр.
32
Фарисейләр халыкның Гайсә хакында шундый сүз йѳрткәннәрен ишеттеләр, һәм баш руханилар белән фарисейләр, Аны тотып алу ѳчен, тәртип саклаучыларны җибәрделәр.
33
Гайсә:– Мин сезнең арада озак булмам, тиздән Үземне Җибәрүче янына кире кайтачакмын.
34
Мине эзләрсез, әмма тапмассыз. Мин булачак урынга сез килә алмассыз, – дип әйтте.
35
Шунда яһүдләр үзара:– Без таба алмаслык нинди урынга китмәкче була икән? Әллә греклар арасына таралып яшәүче безнекеләр янына китеп, грекларны ѳйрәтергә тели микән?
36
Аның: «Мине эзләрсез, әмма тапмассыз. Мин булачак урынга сез килә алмассыз», – дигән сүзләре нәрсәне аңлата икән? – диештеләр.
37
Бәйрәмнең соңгы, бѳек кѳнендә Гайсә торып басты һәм кѳчле тавыш белән әйтте:– Сусаган кеше Минем янга килсен һәм эчсен.
38
Миңа иман итүченең, Изге язмада әйтелгәнчә: «күңел түреннән елгалар булып тереклек суы агачак».
39
Ул моны Үзенә иман китергәннәр алачак Рух хакында әйтте; әле Гайсә данланмаганга, аларга Изге Рух бирелмәгән иде.
40
Аның бу сүзләрен тыңлап торган халык арасында кайберләре:– Ул – чынлап та вәгъдә ителгән Пәйгамбәр, – диделәр.
41
Берләре:– Бу – Мәсих.Ә башкалары:– Мәсих Гәлиләядән килер микән?
42
Изге язмада, Мәсих Давыт нәселеннән булачак һәм Давыт шәһәреннән – Бәйтлехемнән киләчәк, дип язылган түгелме? – диделәр.
43
Шулай итеп, халык арасында Гайсә хакында бәхәс чыкты.
44
Кайберләре Аны тотып алырга теләделәр, ләкин берсе дә Аңа кул тидермәде.
45
Тәртип саклаучылар баш руханилар белән фарисейләр янына кайткач, алардан:– Ни ѳчен Аны тотып китермәдегез? – дип сорадылар.Тегеләр:
46
– Берәүнең дә һичкайчан ул Кеше сѳйләгән кебек сѳйләгәне юк, – дип җавап бирделәр.
47
Фарисейләр аларга:– Әллә сез дә алдандыгызмы?
48
Башлыкларның яки фарисейләрнең берәрсе Аңа иман китердеме?
49
Ә канунны белмәүче бу халык ләгънәт ителгән.
50
Шунда фарисейләрнең берсе, Никәдим атлысы, ул элегрәк Гайсә янына килеп киткән иде:
51
– Башта кешене тыңламыйча һәм аның нәрсә эшләгәнен белмичә безнең канун аны хѳкем итәме? – диде.
52
– Әллә син дә Гәлиләядәнме? Тикшереп кара һәм күрерсең: Гәлиләядән һич тә пәйгамбәр чыкмас, – дип җавап бирделәр аңа.[
53
Барысы да ѳйләренә таралгач,
← Предыдущая
От Иоанна
Следующая →
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
Выбор основного перевода
Синодальный
Современный
Перевод РБО. Радостная Весть
Юбилейное издание (Свет на Востоке)
Перевод свящ. Леонида Лутковского
Церковнославянский перевод
Аварский (магӀарул мацӀ)
Азербайджанский (Azärbaycanca)
Башкирский (башҡорт теле)
Беларускі пераклад
Грузинский (ქართული ენა)
Казахский (қазақ тілі)
Кумыкский (къумукъ тил)
Осетинский (ирон æвзаг)
Таджикский (тоҷикӣ)
Татарский (татарча)
Туркменский (Türkmençe)
Узбекский (ўзбекча)
Український переклад І. Огієнка
Чеченский (нохчийн мотт)
Чувашский (чӑвашла)
American Standard
Biblia Tysiąclecia
Deutsche Luther
Ελληνική μετάφραση
King James
Română traducere
Tradução português
Traducción al español
Traduction française
Traduzione italiana
Türkçe çeviri
中文 汉译
Новый русский перевод МБО