Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Шунда Гайсә аларга әйтте:– Әй сез, аңсызлар, пәйгамбәрләрнең әйткән барлык сүзләренә акрын инанучылар! Ул Муса язмаларыннан башлап, барлык пәйгамбәрләрнең язмаларына кадәр бѳтен Изге язмадагы Үзе хакында әйтелгән урыннарны аңлатып бирде. Иерусалимда яшәүчеләр һәм аларның башлыклары Мәсихне танымадылар, Аны хѳкем итеп, пәйгамбәрләрнең һәр шимбә укыла торган сүзләрен гамәлгә ашырдылар. Сезгә биреләчәк мәрхәмәт турында алдан күреп әйткән пәйгамбәрләр бу котылу хакында уйландылар һәм җентекләп тикшерделәр. Пәйгамбәрләр, алардагы Мәсих Рухы, алдан күреп, Мәсихнең газап чигәчәге һәм соңыннан киләчәк дан турында әйткән сүзләренең нинди хәлләргә һәм кайсы вакытка күрсәтүен тикшерделәр.
Выбор основного перевода