Ибраһим аңа әйткән: «Аларда Муса һәм пәйгамбәрләр бар; шуларны тыңласыннар».
Бай исә әйткән: «Юк, Ибраһим атам. Ә менә үлгәннәрдән берәү терелеп, алар янына барса, тәүбә итәрләр иде».
Ә Ибраһим аңа әйткән: «Алар Мусаны һәм пәйгамбәрләрне тыңламыйлар икән, хәтта, берәү үледән терелсә дә ышанмаслар».