Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Мин Үземнән Үзем бернәрсә эшли алмыйм. Ничек ишетсәм, шулай хѳкем итәм, һәм Минем хѳкемем гадел, чѳнки Мин Үз ихтыярымны түгел, бәлки Мине Җибәрүченең ихтыярын эзлим. Гайсә аларга әйтте:– Сез Адәм Улын күтәргәч, Минем мәңге бар икәнемне һәм Үзлегемнән һичнәрсә эшләмәвемне, бәлки, Атам ничек ѳйрәткән булса, шулай сѳйләвемне белерсез. Мин Үземнән сѳйләмәдем, нәрсә сѳйләргә, нәрсә әйтергә кирәклеге хакында Мине җибәргән Ата Миңа әмер бирде. Минем Атада, Атаның Миндә икәнлегенә ышанмыйсыңмы? Сезгә сѳйләгән сүзләрне Мин Үземнән сѳйләмим, ә Миндәге Ата Үзенең эшләрен башкара.
Выбор основного перевода