Гайсә аларга болай дип җавап бирде:– Мин сезгә әйттем, ә сез ышанмыйсыз. Атам исеменнән кылган гамәлләрем Минем хакта шаһитлек бирәләр.
Ә инде башкарам икән, Минем Үземә ышанмасагыз да, Атамның Миндә, Минем Аңарда икәнлекне белү һәм аңлау ѳчен, эшләремә ышаныгыз, – дип әйтте.
Без кешеләр шаһитлеген кабул итәбез, ә Аллаһының шаһитлеге бѳегрәк. Чѳнки бу – Аллаһы шаһитлеге: Ул Үзенең Улы хакында шаһитлек бирде.