Шуннан соң фарисейләр Аңа:– Син Үзең хакында Үзең шаһитлек бирәсең, Синең шаһитлегең хак түгел, – диделәр.
Гайсә исә аларга:– Мин Үзем хакында Үзем шаһитлек бирсәм дә, Минем шаһитлегем хак, чѳнки кайдан килеп кая баруымны беләм, ә сез Минем кайдан килеп кая баруымны белмисез.