Баланың кулыннан тотып, аңа әйтте:– Талита, кум! (Ягъни, «Кызым, сиңа әйтәм, тор!»)
Аннары Гайсә, алар янына килеп, табутка кулын тидерде. Табутны күтәреп баручылар туктадылар, һәм Гайсә:– Егет, сиңа әйтәм, тор! – диде.
Гайсә, кызның кулыннан тотып:– Балам, тор, – дип кычкырып әйтте.
Гайсә әйтте:– Ханым, ышан сүземә, вакыт җитә: Атага табынуыгыз бу тауда да, Иерусалимда да булмаячак.
Моңа гаҗәпләнмәгез, чѳнки кабердәгеләрнең һәммәсе Аллаһы Улының тавышын ишетеп, яхшылык эшләгәннәр – яшәү ѳчен, ә явызлык эшләгәннәр – хѳкем ителү ѳчен каберләрдән чыгачак вакыт якынлашып килә.