Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Ата Үзенең Улын ярата һәм бар нәрсәне Аның кулына тапшырган. Ата Мине шуның ѳчен ярата: Мин Үз тормышымны аны яңадан кабул итү ѳчен бирәм. Сезгә хак сүз әйтәм: Миңа иман итүче Мин башкарган эшләрне һәм аларга караганда да бѳегрәк эшләрне башкарыр, чѳнки Мин Атам янына барам. Атам Мине яраткан кебек, Мин дә сезне яратам. Минем мәхәббәтемдә торыгыз. Мин – аларда, Син – Миндә. Мине җибәргән булуыңны һәм Мине яраткан кебек аларны да яратуыңны дѳнья танысын ѳчен, алар бѳтен килеш бер булсыннар. Атам! Син Миңа биргән кешеләрнең Мин булачак урында Минем белән бергә булуларын телим. Син Мине дѳнья яратылганга кадәр үк сѳйгәнгә күрә, алар Син Миңа биргән данны күрсеннәр иде.
Выбор основного перевода