Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Күктән:– Бу Минем сѳекле Улым, Ул Минем куанычым, – дигән тавыш килде. Күктән: «Син – Минем сѳекле Улым. Син Минем куанычым!» – дигән тавыш килде. һәм Аңа күгәрчен рәвешендә Изге Рух иңде. Күкләрдән:– Син – Минем сѳекле Улым. Син Минем куанычым! – дигән сүзләр ишетелде. Ата беркемне дә хѳкем итми, ә Үзен ихтирам иткән кебек, Улын да һәркем ихтирам итсен ѳчен, Ул бѳтен хѳкемне Улына тапшырды. Кем Улын ихтирам итми, шул Аны җибәргән Атаны да ихтирам итми. Мин Үзем хакында Үзем шаһитлек бирәм һәм Минем хакта Мине җибәргән Ата шаһитлек бирә, – дип җавап бирде. Без кешеләр шаһитлеген кабул итәбез, ә Аллаһының шаһитлеге бѳегрәк. Чѳнки бу – Аллаһы шаһитлеге: Ул Үзенең Улы хакында шаһитлек бирде. Мәңгелек Патшага, үлемсез, күзгә күренмәс бердәнбер Аллаһыга мәңге-мәңгегә хѳрмәт һәм дан! Амин.
Выбор основного перевода