Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Аннары Гайсә янына җенле кешене китерделәр; ул сукыр һәм телсез иде. Гайсә аны савыктырды. Ул сѳйләшә һәм күрә башлады. Моны фарисейләр ишетеп:– Аңа җеннәр башлыгы Белзебул кѳч биргәнгә күрә генә Ул җеннәрне куып чыгара, – диделәр. Аның янына чукрак һәм начар сѳйләшә торган кешене китереп, аның ѳстенә кулларын куеп алуын үтенделәр. Шунда ук аның колаклары ишетә башлады һәм теле чишелде, һәм ул ачык итеп сѳйләшә башлады. Халык арасыннан бер кеше җавап бирде:– Остаз! Мин Сиңа үземнең улымны китергән идем. Аның эченә шакшы рух кереп, улымны телсез итте. Гайсә, утырып, унике шәкертен янына чакырды һәм әйтте:– Кем алдынгы булырга тели, шул иң соңгы булырга тиеш һәм бѳтенесе ѳчен дә хезмәтче булырга тиеш. Гайсә бер телсез кешенең эченнән җенне куып чыгарды. Җен чыкканнан соң телсез кеше сѳйләшә башлады, халык моңа хәйран калды.
Выбор основного перевода