– Әфәнде! Минем хезмәтчем ѳйдә параличтан бик нык газапланып ята.
Гайсә борылып карады һәм, аны күреп:– Кыю бул, кызым! Сине ышануың савыктырды, – диде.Һәм шул вакытта ук хатын савыктырылды.
ә шәкертләре Аның су ѳстеннән килүен күреп, ѳрәктер дип уйладылар һәм куркышып, кычкырып җибәрделәр.– Кыю булыгыз, бу – Мин! Курыкмагыз! – диде шунда ук аларга Гайсә
Гайсә баруыннан тукталып әйтте:– Чакырыгыз аны!– Курыкма, Ул сине чакыра, – дип сукырны чакырдылар.
Һәм Гайсә хатынга:– Гѳнаһларың кичерелде, – диде.
Ул кешеләр Гайсә яныннан киткән вакытта, Петер Гайсәгә:– Ѳйрәтүче! Безнең монда булуыбыз нинди яхшы! Без монда ѳч чатыр корыйк, берсен Сиңа, берсен Мусага, берсен Ильяска, – диде.Ул нәрсә әйткәнен дә белми иде.
Икенче тѳнне Паул янына Раббы килде. – Нык бул! Иерусалимда Минем турыда ничек шаһитлек биргән булсаң, Римда да шулай шаһитлек бирергә тиешсең, – диде аңа Раббы.