Шуннан соң Гайсә аңа әйтте:– Кара аны, берәүгә дә сѳйләмә, ә руханига барып үзеңне күрсәт һәм терелүеңне исбатлау билгесе итеп Муса кануны буенча таләп ителгән бүләкне тәкъдим ит.
Таудан тѳшкәндә Гайсә аларга боерып әйтте:– Адәм Улы терелтеп торгызылганга кадәр, күргәнегез хакында беркемгә дә сѳйләмәгез.
Гайсә кешеләргә бу хакта берәүгә дә сѳйләмәскә кушты. Әмма Ул тыйган саен алар тагын да күбрәк сѳйләп йѳрделәр.