Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Гайсә, аларның уйларын белеп:– Әгәр патшалык эчендә бүленү булса, ул җимерелер. Шулай ук эчендә ызгыш-талаш булган шәһәр яки йорт тора алмас. Ә Гайсә аларның уйларын белә иде. Ул кулы корыган кешегә:– Тор да уртага бас, – диде.Теге кеше уртага килеп басты. Гайсә, аларның уйларын белеп, бер баланы алды да Үзе янына бастырды: Әмма Ул, аларның уйларын белеп, халыкка әйтте:– Үз эчендә бүлгәләнгән һәр патшалык җимерелер; һәм үз эчендә бүлгәләнгән гаилә дә таркалыр. Әмма бѳтен кешеләрне Үзе белгәнгә, алар турында кемнең дә булса сѳйләп бирүенә Гайсәнең ихтыяҗы юк иде, чѳнки кешеләрнең күңелләрендә нәрсә барын Ул белде һәм шуңа күрә аларга ышаныч багламады.
Выбор основного перевода