Анда ул, сигез ел буе авырып ятучы, паралич суккан Айнеас исемле бер кешене күрде.
– Айнеас! Сине Гайсә Мәсих савыктыра. Ятагыңнан тор, – диде аңа Петер. Ул кеше шундук торды.
Лүддәдә һәм Шарунда яшәүче бар халык, савыккан кешене күреп, Раббыга иман китерделәр.