Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Гайсә бѳтен Гәлиләя җирендә гыйбадәтханәләрдә ѳйрәтеп, Патшалык хакында Яхшы хәбәрне игълан итеп, халыкны тѳрле авырулардан һәм чирләрдән савыктырып йѳрде. Гайсә Үзенең янына унике шәкертен чакырып алып, аларга шакшы рухларны куып чыгару һәм тѳрле авырулардан, тѳрле чирләрдән савыктыру вәкаләте бирде. Гайсә күп кешеләрне тѳрле авырулардан савыктырды һәм күп җеннәрне куып чыгарды. Әмма җеннәр Аның Кем икәнен белгәнгә күрә, Гайсә аларга сѳйләргә рѳхсәт итмәде. Гайсә шулай җеннәрне куып, гыйбадәтханәләрдә Яхшы хәбәрне сѳйләп, бѳтен Гәлиләя җирендә йѳрде. Аларның ышанмаулары Аны гаҗәпләндерде.Гайсә, авылдан-авылга күчеп, ѳйрәтеп йѳрде. Ул вакытта Гайсә күпләрне сырхаулардан, кѳчле авырулардан, явыз рухлардан савыктырган һәм күп сукырларны күзле иткән иде. Гайсә, шәһәрләр, авыллар аша үтеп, ѳйрәтә-ѳйрәтә, Иерусалимга таба юл тотты.
Выбор основного перевода