Гайсә борылып карады һәм, аны күреп:– Кыю бул, кызым! Сине ышануың савыктырды, – диде.Һәм шул вакытта ук хатын савыктырылды.
Гайсә, аларны кызганып, күзләренә кулын тидерде: алар шунда ук күрә башладылар һәм Аңа ияреп киттеләр.
Йѳзбашына Гайсә:– Ѳеңә кайт, һәм сиңа иманың буенча булсын, – диде.Һәм аның хезмәтчесе шул сәгатьтә үк савыкты.
Гайсә аңа:– Әй, хатын! Синең иманың нык! Сиңа теләгәнеңчә булсын, – диде.Һәм шул ук вакытта аның кызы савыкты.