Шул урыннан китеп барганда, Гайсә салым җыю урынында утыручы Маттай исемле кешене күрде һәм:– Минем артымнан бар, – диде.Маттай, торып, Аның артыннан китте.
Гайсә аңа:– Әй, хатын! Синең иманың нык! Сиңа теләгәнеңчә булсын, – диде.Һәм шул ук вакытта аның кызы савыкты.
– Бар, сине ышануың савыктырды, – диде Гайсә.Ул шунда ук күрә башлады һәм Гайсәгә ияреп китте.
Гайсә исә хатынга:– Ышануың сине коткарды, имин йѳр, – диде.
Гайсә аңа:– Тор, юлыңда бул; ышануың сине савыктырды, – диде.
Гайсә аңа:– Күзләрең күрсен! Сине ышануың савыктырды, – диде.
Һәммәгез күргәнчә, Аның исеменә ышану аркылы Аның исеменең кѳче сез күреп белгән бу кешене куәтләндерде, аны Гайсә аркылы килгән иман савыктырды, – диде Петер. –