Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Аның янына шул җирләрдә яшәүче кәнганлы хатын килде.– Әфәнде, Давыт Улы! Кызган мине: минем кызым җенле һәм бик нык газаплана! – дип кычкырды ул. Гайсә шәкертләре белән Әрихә шәһәрен калдырып киткәндә, Аның артыннан зур тѳркем барды. Юл читендә ике сукыр утыра иде. Алар Гайсәнең үтеп баруын ишеткәч, кычкырып җибәрделәр:– Әфәнде, Давыт Улы! Безне кызган! Халык, ачуланып, аларның дәшмәвен таләп итте, әмма алар тагын да кѳчлерәк итеп:– Әфәнде, Давыт Улы! Безне кызган! – дип кычкырдылар. Насаралы Гайсәнең үтеп баруы хакында ишетеп, ул кычкырып җибәрде:– Давыт Улы Гайсә! Кызган мине! Күпләре аның эндәшмәвен таләп иттеләр, әмма сукыр тагын да кѳр тавыш белән кычкырды:– Давыт Улы, кызган мине! Шунда ул:– Давыт Улы Гайсә! Кызган мине! – дип кычкырып җибәрде. Алдан баручылар аңа дәшмәскә куштылар; әмма ул тагын да катырак итеп:– Давыт Улы! Кызган мине! – дип кычкырды.
Выбор основного перевода