Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Гәлиләя диңгезе яныннан үтеп барганда, Гайсә ике бертуганның – Петер дип аталган Шимун һәм аның энесе Әндринең – диңгезгә ятьмә салуларын күрде. Алар балыкчылар иде. – Миңа иярегез! Мин сезне кешеләр тотучы итәрмен! – диде аларга Гайсә. Алар шунда ук ятьмәләрен калдырып, Аңа иярделәр. Аннан киткәч, Гайсә башка ике бертуганны – Зебедәй улы Ягъкубны һәм аның туганы Яхъяны күреп алды. Алар үзләренең аталары Зебедәй белән бергә кѳймәдә ятьмәләрен тѳзәтәләр иде. Ул Үзенә иярергә ѳндәде. Алар шунда ук кѳймәне һәм аталарын калдырып, Гайсәгә иярделәр. Ләкин Гайсә аңа:– Миңа ияр! Үлеләрне үле кешеләр үзләре күмсен, – диде. Икенче кѳнне Гайсә Гәлиләягә барырга булды. Әндри белән Петер кебек үк, Бәйтсайда шәһәреннән булган Филипне очратты һәм аңа:– Минем артымнан бар, – диде. Ул бу сүзләрне Петернең нинди үлем белән Аллаһыны данлаячагын белдереп әйтте. Шуннан соң Гайсә аңа:– Минем артымнан бар, – диде.
Выбор основного перевода