Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Сезнең яхшы эшләрегезне күреп, Күктәге Атагызны данласыннар ѳчен, сезнең яктылыгыгыз да кешеләр алдында шулай балкысын. Телсезләрнең сѳйләшүен, гарипләрнең савыгуын, аксакларның йѳрүен һәм сукырларның күрүен күреп, халык таң калды. Һәм алар Исраил Аллаһысын данладылар. Барысы да куркып калдылар һәм Аллаһыны данладылар.– Безнең арадан бѳек Пәйгамбәр чыкты. Аллаһы Үз халкына ярдәмгә килде, – диделәр. Гайсә аның ѳстенә кулларын куеп алды; хатын шундук тураеп басты һәм Аллаһыны данлый башлады. Аларның берсе исә, үзенең савыкканын күреп, кире кайтты һәм кычкырып Аллаһыны данлады, Бу вакыйганы күреп торган йѳзбашы Аллаһыны данлап:– Чыннан да бу Кеше тәкъва булган икән, – диде. Күп җимеш китереп, сез Минем шәкертләрем булырсыз, һәм моның белән Минем Атам данланыр. Тегеләр исә, җәза бирерлек сәбәп таба алмыйча, тагын бер тапкыр янап, Петер белән Яхъяны чыгарып җибәрделәр. Чѳнки булган хәл ѳчен һәммәсе Аллаһыны данлый иде. Моны ишеткәч, иман итүче туганнар тынычландылар һәм Аллаһыны данлап: – Димәк, тормыш бирә торган тәүбә итү юлын Аллаһы яһүд булмаган халыкларга да ачкан, – диделәр. Паулны тыңлагач, андагылар Аллаһыны данладылар. – Беләсеңме, туган, – диделәр аңа, – яһүдләр арасында инде ничә мең иман китергән кеше бар. Алар барысы да Муса канунын бик тырышып яклаучылар.
Выбор основного перевода