Чѳнки Яхъя килде, ашамый да, шәраб та эчми, һәм кешеләр: «Ул җенле», – диләр.
Адәм Улы килде, ашый һәм эчә. Алар: «Күрегез әле, бирән, эчкече, салым җыючыларның һәм гѳнаһлыларның дусты!» – диләр. Ә Аллаһының зирәклеге үзенең эшләре белән хак дип исбат ителде.
Фарисей, торып, болай дип дога кылган: «Йа Аллаһы! Мин моның ѳчен Сиңа рәхмәт белдерәм: мин башкалар кебек талаучы да, алдакчы да, зина кылучы да, яки менә бу салым җыючы кебек тә түгел.
Атнага ике тапкыр ураза тотам, табышымның унынчы ѳлешен Сиңа бирәм».