Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Менә Аның янына бер махаулы кеше килеп тез чүкте һәм:– Әфәнде! Әгәр теләсәң, мине тазарта алыр идең! – диде. Гайсә, кулын сузып, аңа кагылды һәм:– Әйе, телим. Тазарын! – диде. Һәм шунда ук аның махауы тазарды. Шуңа күрә Ул анда бер генә дә кодрәтле эш күрсәтә алмады, фәкать ѳсләренә кулларын куеп, берничә авыру кешене савыктырды. Аның янына чукрак һәм начар сѳйләшә торган кешене китереп, аның ѳстенә кулларын куеп алуын үтенделәр. Гайсә сукырны җитәкләп авылдан чыгарды. Аның күзләренә тѳкереп һәм башына кулларын куеп сорады:– Берәр нәрсә күрәсеңме? Гайсә аның күзләренә тагын кулларын тидергәч, ул текәлеп карады һәм ачык итеп күрә башлады. Гайсә аның ѳстенә кулларын куеп алды; хатын шундук тураеп басты һәм Аллаһыны данлый башлады. Ул исә:– Раббым, мин ышанам! – дип Аның алдына тезләнеп, Аңа табынды.
Выбор основного перевода