Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Алар аннан китеп, инде Гәлиләя җире аша үттеләр. Гайсә исә бу турыда һичкемнең дә белүен теләмәде, Күкләргә алыныр вакыты якынлашкач, Гайсә Иерусалимга барырга булды һәм юлга чыкты. Яһүдләр Аны шимбә кѳнен бозуы ѳчен генә түгел, бәлки, бигрәк тә Аллаһыны Үземнең Атам дип атап, Үзен Аллаһыга тиңләгәне ѳчен дә үтерергә теләделәр. Муса сезгә канун бирде түгелме? Ә сезнең берегез дә аны үтәми. Ни ѳчен Мине үтерергә йѳрисез? Шунда кайбер иерусалимлылар бер-берсенә:– Бу әллә яһүдләрнең башлыклары үтерергә теләгән Кешеме? Мин сезнең Ибраһим нәселеннән булуыгызны беләм, әмма, Минем сүзләремә сездә урын булмаганга күрә, сез Мине үтерергә йѳрисез. Ә хәзер Мине, Аллаһыдан ишеткән хакыйкатьне сѳйләгән Бәндәне, үтерергә йѳрисез. Ибраһим алай эшләмәде.
Выбор основного перевода