Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
чѳнки канун Муса аркылы бирелгән, мәрхәмәт һәм хакыйкать исә Гайсә Мәсих аша килде. Сез фәрештәләр аркылы Аллаһыдан бирелгән канунны кабул итеп алдыгыз, ләкин аны үтәмәдегез. Менә син үзеңне яһүд дип атыйсың, Муса канунына таянасың һәм Аллаһы белән мактанасың, кануннан ѳйрәнеп, Аллаһының ихтыярын һәм яманнан яхшыны аера беләсең. Сукырларның юл күрсәтүчесе, караңгылыктагылар ѳчен яктылык, наданнарның остазы, тәҗрибәсезләрнең укытучысы син үзең булуына ышанасың һәм, канун белем вә хакыйкатьне гәүдәләндерә, дип саныйсың. Шулай булгач, ничек соң син, башкаларны ѳйрәтеп тә, үзеңне-үзең ѳйрәтмисең? Урламаска үгетлисең, ә үзең урлыйсыңмы? «Зина кылма» дисең, ә үзең зина кыласыңмы? Потлардан җирәнәсең, ә үзең аларның табыну урынын талыйсыңмы? Аллаһы кануны белән мактанасың, ә үзең, аны бозып, Аллаһыны мәсхәрәлисеңме? Изге язмада язылганча, «мәҗүсиләр Аллаһы исемен сезнең аркада мәсхәрәлиләр». Канунны үтәсәң, сѳннәтле булуың файдалы; ә инде син аны бозасың икән, ул чакта сѳннәткә утыртылмаган кебек буласың. Шулай булгач, сѳннәтсез кеше канун кагыйдәләрен үтәсә, ул сѳннәткә утыртылган булып саналмасмы? Тышкы яктан сѳннәтсез булган, әмма канунны үтәүче кеше, син язылган канунга һәм сѳннәтлелеккә ия булсаң да, сине канунны бозганың ѳчен хѳкем итәр. Чѳнки тышкы яктан гына яһүд булган – чын яһүд түгел, һәм тәндә генә булган сѳннәтләнү чын сѳннәт түгел. Әмма эчке яктан яһүд булган гына чын яһүдтер; һәм язылган канун түгел, бәлки, Рух китергән, йѳрәк түрендә булган сѳннәт кенә чын сѳннәттер. Мондый кешегә мактау кешеләрдән түгел, бәлки Аллаһыдан килә.
Выбор основного перевода