Гайсә аңа болай җавап бирде:– Аллаһының бүләген белсәң һәм синнән: «Миңа эчәргә бирче», – дип сораучының кем икәнен белсәң, син үзең Аннан сорар идең, һәм Ул сиңа тереклек суы бирер иде.
ә Мин бирәчәк суны эчкән кеше һичкайчан сусамас. Мин биргән су аңарда мәңгелек тормышка ага торган чишмәгә әвереләчәк.
Рух та, кәләш тә: «Кил!» – диләр. Һәм ишетүче дә: «Кил!» – дип әйтсен. Сусаучы килсен, теләгән кеше тереклек суын бушлай алсын.