Үз шәһәренә кайткач, Ул аларның гыйбадәтханәләрендә ѳйрәтте. Тыңлаучыларның һәммәсе таң калды.– Шундый тирән акыл һәм кодрәтле эшләр Аңарда кайдан икән? – диделәр алар. –
Шимбә кѳнне Гайсә гыйбадәтханәдә ѳйрәтте. Аны тыңлаган һәммәсе:– Бу Аңа кайдан килгән икән? Нинди тирән акыл бирелгән? Аның куллары белән шундый кодрәтле эшләр эшләнә бит! – дип таң калдылар.
Гайсәне ишеткәннәрнең барысы да Аның тирән акылына, Аның җавапларына хәйран калганнар.
Барысы да Гайсәне мактадылар һәм, Аның мәрхәмәт тулы сүзләренә таң калып:– Бу Йосыф улы түгелме соң? – диештеләр.