Яһүдләр Аны шимбә кѳнен бозуы ѳчен генә түгел, бәлки, бигрәк тә Аллаһыны Үземнең Атам дип атап, Үзен Аллаһыга тиңләгәне ѳчен дә үтерергә теләделәр.
Шуннан соң Гайсә, яһүдләрнең Аны үтерергә эзләгәнлекләре сәбәпле, Яһүдиядә йѳрергә теләмәде. Шуңа күрә Ул Гәлиләядә йѳрергә булды.
Муса сезгә канун бирде түгелме? Ә сезнең берегез дә аны үтәми. Ни ѳчен Мине үтерергә йѳрисез?