– Бу – Гайсә, Гәлиләядәге Насарадан пәйгамбәр, – дип җавап бирде халык.
Алар аннан:– Кем соң син, Ильясмы? – дип сорадылар.– Юк, – диде ул.– Вәгъдә ителгән пәйгамбәрме?– Юк, – дип җавап бирде Яхъя.– Алайса, кем соң син? Безне монда җибәрүчеләргә җавап бирү ѳчен үзең хакында безгә нәрсә әйтерсең?
Гайсә эшләгән могҗизалы галәмәтне күреп, кешеләр:– Дѳньяга килергә тиеш булган Пәйгамбәр, чынлап та, Шушыдыр, – диештеләр.
Муса әйткән: «Раббы Аллаһыгыз туганнарыгыз арасыннан сезгә минем кебек Пәйгамбәр күтәрәчәк. Ул сезгә нәрсә генә сѳйләсә дә, сез һәммәсен тыңларга тиешсез;