Яһүд башлыкларының фарисейләрдән булган Никәдим атлысы
тѳнлә Гайсә янына килеп:– Остаз! Синең Аллаһыдан килгән Остаз икәнеңне беләбез; чѳнки, Аллаһы аның белән булмаса, Син күрсәткән могҗизалы галәмәтләрне беркем дә эшли алмас иде, – диде.
Элегрәк тѳнлә Гайсә янында булган Никәдим дә килде һәм үзе белән йѳз кадакка якын мирра белән алоэ кушып ясалган хушбуй китерде.