Хѳкем исә шуннан гыйбарәт: дѳньяга яктылык килде, әмма кешеләр, эшләре яман булганга, яктылык урынына караңгылыкны яраттылар.
Явызлык эшләүче һәркем яктылыкны нәфрәт итә һәм, үзенең эшләре ачык күренмәсен дип, яктылыкка килми.
– Дѳнья сезне нәфрәт итә икән, исегездә тотыгыз: сездән элек ул Мине нәфрәт итте.
Сез дѳньяныкы булсагыз, дѳнья сезне үзенекеләре итеп яратыр иде. Ләкин сез дѳньядан түгел, бәлки Мин сезне дѳньядан сайлап алдым, дѳнья сезне шуңа нәфрәт итә.