Сез Аны белмисез, ә Мин Аны беләм. Аны белмим дисәм, сезнең кебек ялганчы булыр идем; әмма Мин Аны беләм һәм Аның сүзен тотам.
Гадел Атам! Дѳнья Сине белми, ә Мин беләм, һәм алар да Мине Син җибәргәнне беләләр.
Аллаһыны беркем, беркайчан күрмәгән. Аны Ата ѳчен иң якын булган бердәнбер Улы ачып бирде.
Гайсә исә аларга:– Мин Үзем хакында Үзем шаһитлек бирсәм дә, Минем шаһитлегем хак, чѳнки кайдан килеп кая баруымны беләм, ә сез Минем кайдан килеп кая баруымны белмисез.